|
Кулларыңда кызыл лалә чәчәк аткан чакта, |
|
Язгы яшен минем эзне юлдан юган - һакта |
|
Ярсу булып сагыш булып өметебесзне югалтма |
|
Гафу итмә, бәхилләмә һич мине генә онытма |
|
Сүнгән шәмнәр, кызу һисләр тышта дулый давыл |
|
Кызыл үрләр уртасында калды туган авыл |
|
Таң атмас, кояш тормас кошлар тыңлык саклый |
|
Табигатнең язгы йөзе үкси-үкси елый |
|
Лалә чәчәк кулларыңда яшләреңнән шингән чакта |
|
Дошман угы бәреп екты мине үксез якта... |
|
Караусыз һич билгесез әрем баскан безенең гүрләр |
|
Якты көнне аяз күктән карар сиңа минем күзләр |
|
Мөхәббәтнең җылы нурларын үрләргә һич таратып |
|
Сине бәгрем, үзәк җаным Җәннәттән дә яратып |
|
Картлык йөзеңә тимәс, тик матәм җаныңны ашар |
|
Аязлы язгы көнне Әҗәл җыенырга кушар |
|
Кулларыңда кызыл лалә чәчәк аткан чакта, |
|
Каршылармын мин сине Җәннәт капкаалларында |
|
Сүнгән шәмнәр, кызу һисләр тышта дулый давыл |
|
Кызыл үрләр уртасында калды туган авыл |
|
Япанда кызыл лалә чәчәк аткан чакта |
|
Инде күптән онытканнар безне туган якта |