Әй, әле бик еракта идек без, Җитмеш чакрым җирдән килдек без; Ак калфакның тагылган чагы, Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Җитмеш чакрым якын җир түгел, Бер күрешер өчен килдек без; Ак калфакның тагылган чагы, Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Оренбурдан мамык шәл алдым, Алтын тәңкә бирдем жәлләмий; Ак калфагым төшердем кулдан, Ак калфагым төшердем кулдан, Безнең дус-иш белән ил тулган. Алтын тәңкә бик зур мал түгел, Бер күрешү үзе әллә ни; Ак калфакның тагылган чагы, Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Туганнарның сагынган чагы