Яфраклары яшел ак каенның Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы, Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, Гөрләп тора һәр көн тау ягы. Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, Гөрләп тора һәр көн тау ягы. Яшь балалар, бигрәк матур кызлар Ак каенны сөеп мактыйлар, Яз башында алар һәр ел саен Ак каенда бәйрәм ясыйлар. Яз башында алар һәр ел саен Ак каенда бәйрәм ясыйлар. Ап-ак каен инде бик карт каен, Бизәлә ул язлар килгәндә, Яшел яфрак ара һәр ел саен, Кояш җылы нурлар сипкәндә. ♫ М у з ы к а ♬ Яшел яфрак ара һәр ел саен, Кояш җылы нурлар сипкәндә. Яшел яфрак ара һәр ел саен... Кояш җылы нурлар сипкәндә. Кояш җылы нурлар сипкәндә...