作词 : Наиль Касимов 作曲 : Луиза Батыр-Болгари Шау-шулы шәһәргә бәйле Булса да шул язмышым, Һәр җәйне тыңларга сусап Кайтам авылым тавышын. Җырлый чишмә, сайрый кошлар, Җырлыйлар арышларым. Һава сыман кирәк миңа Авылым тавышлары. Моңлы сандугач уята Саф балачак хисләрен. Яшьлек җырларын яңарта Тальян моңы кичләрен. Җырлый чишмә, сайрый кошлар, Җырлыйлар арышларым, Һава сыман кирәк миңа Авылым тавышлары.