作词 : Хади Такташ 作曲 : Syd Matters Нигә? Нигә синең шаян күзләр Күзләремә болай багалар? Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр Керфек очларыңнан агалар?! Кайчак, күзләреңнән көчләр алып, Биеклеккә табан ашам мин, Ә кайчакта башым түбән иям, Синнән качам мин. Син кем, белмим, синең шаян күзләр Нигә, белмим, болай багалар; Нинди көчләр, сөйлә, әй, аппагым, Керфек очларыңнан агалар?! Нигә? Нигә синең шаян күзләр Күзләремә болай багалар? Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр Керфек очларыңнан агалар?!